Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшысы – мәктәп буенча чын экскурсия, парта артында утыру, тактада акбур белән нидер ясау мөмкинлеге. …
Менә безнең булачак беренче сыйныф укучылары да үз хыялларын тормышка ашырдылар 13 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенә әзерлек төркеме балалары экскурсиягә бардылар.
Балалар алдында зур коридорлар, якты сыйныфлар, ачык күңелле педагоглар белән искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды. Коридорлар буйлап узганда укучылар ясаган рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. «Китапханәгә рәхим итегез", - дип балаларны китапханәче Хәлилова З. Р. шундый сүзләр белән каршы алды. Китапханәгә кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар киштәләрдә күпме китап ятуын күрделәр. Китапханәче Фәрхуллина Э.Ф. балалар өчен китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Физкультура залына, ашханәгә дә керделәр.Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар .