Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора.
Әлеге чишмәне күрсәтү максаты белән, узган атнада тәрбияче апалары уртанчылыр төркеменә йөрүче балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.