Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне, урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Чишмәләрне табигатебезнең күзе дип атап йөрткәннәр. Чишмәләрне һаман да карый, саклый халык, шөкер! Шәтке авылында 14 сентябрь көнне бик күңелле һәм күркәм чара узды. Биредә авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Шарлама” чишмәсе ачылды. Әлеге чишмә авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. тырышлыгы, авыл кешеләренең ярдәме белән үзара салым акчасына эшләнде.