15 сентябрь көнне Үзәк авыл мәдәният йортында "Мәрхәмәтле Татарстан"акциясенә кушылдылар. "Виктория" берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә мәрхәмәтлелек сәгате узды, анда балалар сорауларга җавап бирделәр, үзләренең яхшы гамәлләрен үрнәк итеп күрсәттеләр, һәм коллектив белән берлектә "Безнең йөрәкләрдә игелеклелек"дигән плакат ясадылар. Шулай ук "Башкаларга яхшылык бүләк итик"акциясе дә үткәрелде. Һәр узып баручыга үзебезнең Игелекнең бер өлешен, йөрәк һәм чәчәк бәйләмен бүләк иттек, шуның белән кәефне күтәрдек.