17 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә балалар өчен "Театр уйныйбыз" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Чара барышында балалар театрның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар, театр һөнәре кешеләре турында белделәр, "Театр турында нәрсә беләбез" видео-викторинасының сорауларына җавап бирделәр, "Үзгәрү" конкурсында катнашып, театр остаханәсендә катнаштылар. Очрашу балаларга театр сәнгатенең әдәби дөньясын ачты, бәйрәмчә яхшы кәеф тудырды.