Шәхеснең экологик культурасын формалаштыру безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

2019 елның 20 сентябре, җомга

Шәхеснең экологик  культурасын  формалаштыру  безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Балалар һәм өлкәннәр белән зур эш башкарылды, табигатьне саклау акцияләре , табигать белеме бәйрәмнәре,тирә - якны төзекләндерү  эшләре, үсентеләр утырту эшләре башкарылды.  Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Арча шәһәрендә экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә "ЭКОяз-2019" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең балалар бакчасы "Иң яхшы балалар бакчасы"номинациясендә,ә бакчабыз экологы Мөлекова Г.Ф. “Иң яхшы гаилә” номинациясендә  диплом белән бүләкләнде. Балалар белән эшләүнең максаты булып табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче  шәхесләр  тәрбияләү тора. Туган табигатькә мәхәббәт безнең тәрбияләнүчеләрнең күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International