18 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Бакча мөдире Габделхакова Г. В. ата-аналарны белем бирү эшенең үзенчәлекләре , мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа уку елына бурычлары белән таныштыру, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә ата-аналарның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычлары куйды. Габделхакова Г.В. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, җәйге сәламәтләндерү чорында эш нәтиҗәләре турында сөйләде.Җыелган ата-аналар алдында «сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,гриппны һәм ОРВИ профилактикасы,шулай ук балаларны вакцинацияләү»дигән темага шәфкать туташы Билалова Э.Х. чыгыш ясады. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы ата-аналарын (законлы вәкилләрен ) укыту программасы белән мөдир урынбасары Сафина Е. В. таныштырды.Ата-аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар.Җыелыш җылы һәм ышанычлы шартларда узды. Ата-аналар балалар бакчасының эш системасын , киләчәккә планнарны хупладылар, гаилә һәм педагоглар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.