Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнаның сишәмбе көнендә юл йөрү кагыйдәләренә һәм юлда балалар куркынычсызлыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтә. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл иминлеге турындагы белемнәрен ныгыталар. ПДД буенча викторина сорауларына җавап бирәләр, конкурсларда катнашалар. Презентацияләр, видеоязмалар карап, хәвеф-хәтәрләрдән саклану чараларын өйрәнәләр.