22 сентября - 90 лет со дня рождения писателя Шамиля Ракипова.

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрь – язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Галиҗәнап эзтабар язучы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Ш. Рәкыйповның беренче әдәби очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Ш. Рәкыйпов дистәдән артык бер пәрдәле комедияләр, драмалар һәм скетчлар авторы («Чуен багана», «Зөһрә», «Сөю билгесе», «Арзан матурлык», «Ике туй», «Ике килен-килендәш», «Күршең кем синең?», «Бал вакыйгасы», «Онытылмас кешеләр» һ. б.). Аларның күбесе, «Күңелле сәхнә», «Үсү юлы» кебек җыентыкларда һәм авторның «Сөю билгесе», «Тынгысыз яшьлек», «Күршең кем синең?» исемле китапларында дөнья күреп, үз вакытында авыл, шәһәр клублары сәхнәсендә еш куела. Шамил Рәкыйпов— 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International