23 сентябрьдә язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Кешелеклелекнең дәвамы - батырлык” исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда язылган әсәрләре тәкьдим ителде. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерк, хикәя һәм сәхнә әсәрләре – матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Шамил Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга сәнгатьчә эшләнгән документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Ул иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә.