23 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Яңа уку елы башлану ул - балалар бакчасы һәм ата-аналар тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

23 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Яңа уку елы башлану ул - балалар бакчасы һәм ата-аналар тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.  Бакча мөдире Салихова Р. Г. ата-аналарны белем бирү эшенең үзенчәлекләре һәм бурычлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа уку елына бурычлары белән таныштырды, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә ата-аналарның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычларынатад  ы. Роза Габделхәмитовна балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, җәйге сәламәтләндерү чорында эш нәтиҗәләре турында сөйләде.Ата-аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар. Ата-аналар балалар бакчасының эш системасын  һәм киләчәккә планнарны хупладылар, гаилә һәм педагоглар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International