Айдар авылы китапханәсендә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый" – исемле күргәзмә төзелде. Күргәзмә яшь укучыга уйланырга тәкъдим итә: бер минутлык ләззәт өчен үзеңнең, якыннарыңның, туганнарыңның тормышын куркыныч астына куярга кирәкме?
Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр, зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча төзелгән басмалар урын алды. Биредә яшьләрнең наркотик матдәләр куллануының төп сәбәпләре белән танышырга, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белергә була.