1 октябрь көнне Иске Җөри мәдәният йортында “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Бәйрәм кичәсен авылыбызның җирле үзидарә башлыгы Р.Р.Мараков котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә Алинә һәм Азат Каримовлар концерт куелды . Җырчыларыбызның чыгышлары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап күңел ачтылар.