Ф.М. Достоевский – күп яктан үзенчәлекле һәм гадәти булмаган язучы.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Ф.М. Достоевский – күп яктан үзенчәлекле һәм гадәти булмаган язучы. Язучының чын ихласлыгы, намуслыгы, искиткеч көч һәм тирәнлеге белән кеше аңындагы иң яшерен серләрне ача, кешегә карата мәхәббәт һәм аңа ышаныч белдерә белүе шаккатыра. 13 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә рус язучысы Ф.М. Достоевскийның тууына 198 ел тулуга карата “Мир Достоевского” исемле китап күргәзмәсе куелды. Төрле елларда чыккан басмалары тәкъдим ителде. Аның иҗатын бөтен дөньяда беләләр һәм югары бәялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International