Теләче муниципаль район Советының чираттагы 33 нче утырышы узды.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

20 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 33 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган төп мәсьәләләр:

 

1) Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорынасоциаль –икътисади үсеш фаразы турында;

 

2) Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет проекты турында һәм башкалар.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары – Миңнегулов И.А., финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С.  - лар  чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International