25 октябрь – 4 ноябрь көннәрендә Румыниянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча арка-терәк хәрәкәте имгәнгән спортсменнар арасында дөнья беренчелеге һәм чемпионаты булып узды.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Россия җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Зәйнетдинов Ришат һәм Мифтахов Динар (Кама Тамагы районы) катнашты. Ришат сул кул белән 9, уң кул белән 4 урын, Динар сул кул белән 3, уң кул белән 7 урыннарны яулап кайтты.

 

Барлыгы 54 команда катнашкан әлеге ярышларда Россия командасы  1 урында калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International