14 нче ноябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту: эш тәҗрибәсе, проблемалар, перспективалар"дигән темага район семинары үткәрелде. Семинар-практикум эшендә Баландыш төп мәктәбе һәм балалар бакчасы педагоглары, районның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Семинарда катнашучылар 4 нче сыйныфта математика дәресен (укытучысы Тимербайева Ф.М.), дәрестән тыш спорт дәресен (укытучысы Заббаров А. Ф.), балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары тарафыннан концерт карадылар.