Татарча көрәш буенча район беренчелеге

2019 елның 22 ноябре, җомга

16 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Баландыш төп мәктәбе командысы бу ярышта   нәтиҗәле чыгыш ясады һәм 3нче урынны яулады. Җиңүчеләребез Хайретдинов И. , Шакиров Н., Шакиров Ф., Хабибов И.   һәм тренерлары Залялиев Ф.Ф. ны  котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International