14-16 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Барысы 16 команда, 500 гә якын спортчыны үзенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты.   Ярыш нәтиҗәләре буенча:

Дәүләтшин Марсель (Югары Кибәхуҗа, 50 кг.) – 1 урын

Гаязетдинов Рәсүл (Югары Кибәхуҗа, 55 кг.) – 2 урын

Шәйхетдинова Резеда(Телэче, 55 кг)-3 урын

Хәбирова Гөлфинә (Алан, 65 кг.) – 4 урын;

Иргалиева Фирүзә (Иске Җөри, 70 кг.) – 2 урын;

Карабаев Радик (Алан, 70 кг)-3 урын

 1 урынны яулаган спортсмен Тубән Новгород шәһәрендэ узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International