«Безнең белән янәшә тәмәке тартмагыз» күргәзмәсе янында узган чара сәламәтлекне яхшыртуга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән. Әлеге күргәзмәдә әңгәмә сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында төшенчәләр бирде, үз сәламәтлегең өчен җаваплылык тотарга өйрәтте. Әңгәмә барышында «Сорау-җавап» конкурсы, шулай ук килүчеләр катнашында мини-сценка үткәрелде. Без тәмәке тартырга этәрүче сәбәпләрне санап чыктык, шулай ук тәмәке тарту гадәтенең сәбәбе булган авырулар статистикасын искә төшердек. Тәмәке тартуның зыяны турында мәкаләләр укып, нәтиҗә ясадык.