19 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде.