19 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интеллектуаль уенның муниципаль туры үтте. Интеллектуаль уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Баландыш төп мәктәбе командасы составында 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Җитәкчеләре Гилазова Э.Р. Алар сертификат белән бүләкләнделәр.