20 ноябрьдә Теляче урта мәктәбендә балаларга һәм ата-аналарга хокуки ярдәм көне үткәрелде. Балаларга һәм ата-аналарга хокуки ярдәмне Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты юридик отдел җитәкчесе Емельянов Юрий Иванович, яшьүсмерләр белән эшләү испекторы вазыйфаларын үтәүче Шалахметов Раиль Нургалиевич, секретарь Ханафиева Миляуша Фанилевна, мәгариф бүлеге педагог – психологы, Теләче районында балалар хокукларын яклаучы Хаҗипова Сәйлән Нәгыймовна үткәрде. Югары сыйныф укучылары арасында хокук белемнәренә багышланган ярыш оештырылды. Югары сыйныф укучылары А.Жаббарова, Э.Гурьянов, Д.Якупов, А. Хайруллин и А.Трофимова “ Дулкын” бассейнына абонементлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!