Хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм итү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә 2013 елдан башлап республика территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. "Хокукый ярдәм күрсәтү көне» алдыннан Иске Җөри, Үзәк, Теләче авылы мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары белән «Безнең хокуклар һәм бурычлар»дигән темага викторина рәвешендә профилактик чаралар үткәрелде.

Шулай ук әлеге акция кысаларында 2019 елның 20 ноябрендә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Теләче урта мәктәбендә һәм 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы кабинетында, хокукый характердагы документлар төзүгә, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларын карауга аерым игътибар биреп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International