Киңәшмә үткәрелде.

2019 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне район мәгариф бүлеге базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыруны оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча район балалар бакчалары мөдирләре өчен киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. катнашты. Әлеге киңәшмәдә "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге баш белгеч – эксперты Шәйдуллина Ф. Х. катнашты , ул мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туклануны оештыру өлкәсендә гамәлдәге санитар законнарның таләпләрен аңлатты, төрле этиологиядәге йогышлы авыруларны профилактикалау буенча аңлатмалар бирде, хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе һәм иммунопрофилактикасы, азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту буенча, туклануның куркынычсызлыгына һәм сыйфатына карата таләпләрне яктыртты. Киңәшмәне мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. алып барды һәм йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International