21 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Смешарики» клубы әгъзалары катнашында «Әниләрнең белик кадерен» дип исемләнгән чара уздырылды.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әниләр көне якынлашу сәбәпле балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләренә багышланган теләкләрен әйттеләр. Шуннан соң һәркем үзенең теләген язып «Әниләр өчен котлаулар» дигән махсус конвертка салып куйды. Соңыннан рус һәм татар телләрендә, әниләргә карата миһербанлы, түземле булырга, әниләрне аңларга һәм яратырга өйрәтүче мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International