Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә тәрбияче балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр. Әңгәмәнең ахырында “Азбука безопасности” аңлатмалы мультфильм карадылар.