Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Зур талант иясе, тирән белемле, киң карашлы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштек. Дәрдемәнднең шигырьләре үзгә бер моң, матур, килешле яңгырашы, фикер – хисләренең тирәнлеге белән аерылып тора.