Соңгы тапкыр әлеге чара 2010 елда үткәрелгән иде. Димәк, һәркайсыбызның ун елга бер тапкыр ничек һәм нинди шартларда яшәвебез турында, шәһәрдә, авылда, бистәдә күпме кеше яшәвен һәм безне нинди киләчәк көтүен белү, фаразлау мөмкинлегебез бар. Алдагы язмаларда хәбәр ителгәнчә, Бөтенроссия халык саны алу кампаниясе 2020 елда 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр үткәреләчәк. Кампания барышында статистика хезмәткәрләре гаилә составы, нинди шартларда яшәвебез һәм нинди телдә сөйләшүебез, милләтебез, ни белән шөгыльләнүебез һәм белем дәрәҗәбез турында кызыксыначаклар. Алдагылары белән чагыштырганда, киләсе узачак Бөтенроссия халык саны алу кампаниясе уникаль булачак. Бу юлы яңа технологияләрне куллануга зур игътибар биреләчәк. Илкүләм әһәмияткә ия булган чара әлеге барышында һәм тупланган мәгълүматларны тәртипкә салган вакытта Россия статистика хезмәте (Росстат) хезмәткәрләре моңарчы күрелмәгән цифрлы технологияләрне кулланырга планлаштыра. 2019 елның 15 августында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган 682 номерлы карар нигезендә республикабызда ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Бөтенроссия халык саны алу кампаниясен үткәрү буенча комиссия төзелде. Әлегедәй аналогик комиссияләр районда да һәм авыл җирлекләрендә дә булдырылды.