Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович “ Белем бирү” милли проектының « Усеш ноктасы» цифралы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә республика семинарында катнашты.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

21  нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович “ Белем бирү” милли проектының  « Усеш ноктасы» цифралы  һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең  “ Мәктәпнең белем бирү процессында инновацион технологияләр һәм цифралы чишелешләр куллану”дип аталган республика семинарында  катнашып кайтты. “Белем бирү”милли проектының  «Усеш ноктасы» цифралы  һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең  “ Мәктәпнең белем бирү процессында инновацион технологияләр һәм цифралы чишелешләр куллану”дип аталган республика семинарында  катнашу өчен Татарстан республикасының  барлык  районнарында  төзелгән “ Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре мәктәп җитәкчеләре җыелган иде. Республика семинарында  катнашучылар “ Каргалы гимназиясе “Үсеш ноктасы”  мәгариф үзәгендә  белем һәм тәрбия бирүне оештыру үзенчәлекләрен өйрәнделәр, яңа алымнар, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International