«Тату сыйныф серләре” конкурсы.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

22  нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә  ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының  район  туры үтте.  Конкурста    район мәктәпләре ата –аналар командалары   катнашты. Безнең мәктәптән 8 б сыйныфының ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Р.Р.Гарифуллина  һәм сыйныф җитәкчесе А.М. Гыйлфанова  җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе  командасы җиңүче  булды һәм зона ярышларында катнашу  хокукын яулады. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International