Әни... Нинди олы сүз бу!

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә.
23 ноябрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә уздырылучы газиз аналарга “Илгә матурлыкны, сез бирәсез, газиз әниләр”- дип исемләнгән  кичә уздырылды. Хөрмәт йөзеннән, энилэрнен авыр эшләрендә түземлек теләп моңлы җырларыбызны, матур биюлэребезне җиткереп, энкэйлэребезгэ бәйрәм кәефе бүләк ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International