22 ноябрь көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасы гөр килеп торды.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Әни, әнекәй... Кеше туганнан алып соңгы көнгәчә шушы исемне ничә мәртәбәләр кабатлый икән? Әни – гаиләне җылытучы учак кебек бит ул. Янда әни булганда, аның барлыгын тойганда, сиңа рәхәт, тыныч. Шатлыклар уртак, авырлыклар килсә син  ялгыз тугел...

22 ноябрь көнне  безнең Олы Мишә балалар бакчасы гөр килеп торды.  Әниләр көне уңаеннан  “Әнием, кадерлем!” дигән бәйрәм үткәрелде. Ул көнне барлык матур җыр-биюләр, йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре  кадерле  әниләребезгә  багышланды.  Әниләрен сөендереп, балалар,  үзләре тырышып ясаган  чәчәкләрен  дә  бүләк иттеләр. Әниләре балалар чыгышын яратып, сөенеп тамаша кылдылар.  Бәйрәмнән барысы да матур тәэсирләр белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International