Айдарда халык җыены.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2019 нчы елның 23 нчы ноябрендә Айдар авылында  2020 нче елда үзара салым кертү һәм гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым акчаларын куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды. Үзара салым кертү турындагы карар ачык тавыш бирү юлы белән үткәрелде. Җыенда торак пунктта яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы катнашты. Бертавыштан 2020 елда гражданнарның үзара салымын кертү һәм алынган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә куллану турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International