«Әниемнең җылы кочагына изгелекнең сыйган барысы да»

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрь көнне Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Әниемнең җылы кочагына изгелекнең сыйган барысы да» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм тантаналы һәм күңелле үтте.  Әни булу бәхетен сынаган хатын-кызлар сәхнәдән яңгыраган дулкынландыргыч сүзләрне бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International