Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 24 ноябрь Олы Мәтәскә китапханәчесе дә үзенең актив укучыларының әниләрен китапханәгә чакырды. Алар өчен мул итеп табын әзерләнде. Әниләр рәхәтләнеп ял иттеләр: төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.