Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 23 ноябрь Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар һәм аларның әниләре белән “Галиҗәнәп әни” дип исемләнгән чәй өстәле артында күңелле кичә үткәрелде. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр: төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.