22 нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбенең 6 б сыйныфы укучылары Әниләр көненә багышланган бик матур кичә үткәрделәр. Укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар әниләренә үзләренең бүләкләрен бирделәр. Кичәдә балаларның һәм әниләрнең бергә күңелле сөйләшүен сыйныф җитәкчесе Е.Я.Нуртдинова оештырды.