26 ноябрь 2019 нчы ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә граңданнарны кабул итү булып узды.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Камиль Садриевка мөрәҗәгать иттеләр. Депутатлар мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңладылар, файдалы тәкъдимнәрен җиткерделәр һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирделәр.

  Аерым граҗданнарны кабул иткәннән соң депутатлар быел Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан халык тарафыннан бирелгән наказларны үтәү чараларын билгеләү буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә уздырдылар. Әлеге очрашуга килгән граңданнар белән депутатлар арасында ачыктан-ачык сөйләшүләр булды, күп сорауларга ачыклыклар кертелде, алга таба күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча җаваплы җитәкчеләр тарафыннан конкрет чаралар күреләчәге турында вәгъдәләр бирелде. “Наказларның үтәлешен тәэмин итү буенча алга таба да мондый очрашулар  дәвам итәчәк”, дип белдерде үз чиратында район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International