Теләче урта мәктәбендә Бөтенроссия ачык дәресе кысаларында яшь буынны Россиядә салым системасы тарихы белән таныштыру максатыннан чара оештырылды. Ачык дәресне Теләче территориаль җирлеге салым хезмәте баш инспекторы И.С. Шиһәбетдинов һәм эшмәкәрлекне оештыру буенча ярдәмче Э.Н. Халикова үткәрде.