Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  базысында үтте һәм анда 6 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән.  Нәтиҗәдә Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова И.Н.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды, Теләче 3нче номерлы балалр бакчасы логопеды Шаймарданова М.Н.- 2 урынны алды, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирзянова Л.М.- 3урынга лаек  булды.  Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International