“Китапка икенче тормыш” акциясе

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

      25 ноябрь көнне  Теләче урта мәктәбендә  республика кысаларында иглан ителгән “Китапка икенче тормыш” акциясе  буенча  нәтиҗә чыгарылды, грамота һәм призлар тапшырылды. Бу акциянең максаты -  мәктәп китапханәләренең китап фондын баету һәм балаларны китап укуга тарту  иде.  

                                            Иң актив сыйныфлар:

 4 а  сыйныфы - җитәкчесе  - Аскарова Ф.М.,

5 а сыйныфы- җитәкчесе Якупова Л.М.,  5 б сыйныфы - җитәкчесе Ибраһимова Г.М..

                                      Иң күп китап бүләк итүче укучылар:

Иң күп  китап тапшыручылар:Гатауллин Ислам, Абдуллина Айзилә, Заһидуллин Сәит .  

Шулай ук бу акциядә актив катнашучылар: Ибраһимова Лютфия ,  Шакиров Ридаил , Ибраһимова Айсылу , Сафина Зәринә , Шайхетдинова Илзирә, Кыямов Искәндәр, Оганесян Сергей ,   Хадиуллина Динә, Дәүләтшина Нәргизә  һәм Гузаирова Аделиналар булды.

        Акциядә,  укучылардан тыш, укытучылар да катнашты. Шуларның иң  активлары: Алексеева Л.Г., Мифтахова В.Г., Ибраһимова Г.М., Гарипова Р.Г., Шәмсетдинова Г.Р. һәм И. Х.Алесеева. Алексеева Л.Г., 600 дән артык китап тапшырып, республикада  беренче урынга чыкты. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

    Бу акциядә катнашучы балаларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм укытучыларга мәктәп администрациясе, китапханә хезмәткәрләре зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Җиңүчеләрне билгеләп үтүдә финанс ярдәм күрсәткән Вафина Ф.З. зур рәхмәт!

                                                                                                                                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International