26 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2005нче елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча ТАССР ның100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелегенә ярыш укәрелде. Ярышта безнен мәктәпнең бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучысы Раил Тимербаев, 6 нчы сыйныф укучысы Мубаракшина Ч. 1нче урын алды, калган укучылар призлы урынга лаек булды һәм грамота, медаль белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗә буенча безнең мәктәп укучылары 1 урынны яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! (тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җәббаров)