Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы китапханә җитәкчелеге белән берлектә нинди дә булса вакыйгага, истәлекле датага багышланган тематик экскурсияләр үткәрергә тырыша.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә кызыклы экскурсиядә булдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм сокландыргыч карашлар белән китапханәче сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китап, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар китапханәдә нинди принцип буенча урнашуларын, балалар нинди китаплар күбрәк укырга яратуларын белделәр.Моннан тыш әкият геройлары турында кызыклы дәрес үткәрелде.