«Ел тәрбиячесе-2020»

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

27 ноябрь  көнне Теләче № 3 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды. Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан алты педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер- класс күрсәтә белүдә ярыштылар.  Бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Сабирҗанова Л.М.да катнашты. Ул барлык этапларны да яхшы узып югары күрәткечләргә ия булды. Катнашкан тәрбиячебезгә зур рәхмәтебезне җиткереп, аңа иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International