2019 елның 24 ноябрендә Ачы авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы булып узды.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручылар җыелучыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда яхшы кәеф һәм дустанә мөнәсәбәт атмосферасы тудыра алды. Яшь артистлар башкаруында Әниләр турында җырлар яңгырады. Бер-бер артлы сәхнәгә яшь талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, сценкалар уйнаттылар, һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланды. Кемдер сәхнәдә беренче адымнарын ясаган, кемдер чираттагы тапкыр авыл мәдәният йортында үз йолдызлары булуын исбатлаган. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International