Мәктәпкәчә балалар төркемендә -Әниләр көне.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гомерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә, әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур  биюләрен бүләк иттеләр. Ә бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International