5-11 сыйныф укучылары арасында «Коррупциясез киләчәк төзибез» темасына үткәрелгән Республикакүләм сочинениеләр конкурсында М.Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучысы Плеханов И. I урын яулады.
4 декабрь көнне Плеханов И. укытучысы Шәяхмәтова И.Р. белән Кремльнең тантаналар залында бүләкләү чарасында катнашты. Аңа I дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.