Башлангыч сыйныф укытучылары республика семинары

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

5 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының  республика семинары булып үтте.  Семинарда Арча педагогия коллеждында белемнәрен  күтәрү курсларын үтүче укытучылар һәм Теләче муниципаль районы  башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга   Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов уңышлар теләде.  Укытучылар   Азимова Г.З., Фархуллина Г.З., Нигмәтҗанова Г.Ф.  , Салихова З.Х., Габдрахманова З.З., Моталлапова Г.Р. и Әхмәтова  З.Р.  ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар күрсәттеләр. Җиһаншина А.М. җитәкләгән “ Нур” театр коллективы бик матур чыгыш ясады. Директор урынбасары В.Г. Мифтахова башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлеге турында сөйләде. Семинар бик нәтиҗәле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International