Тәрбиячеләр өчен семинар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген, 5 нче декабрь көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар коллективының һөнәри компитентлыгы -белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрүнең төп факторы" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларының һөнәри компетентлыгын күтәрүгә бәйләнешле мәсьәләләр каралды.

 Семинарның беренче өлешендә Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ачык чаралар күрсәттеләр. Аннан соң барлык педагоглар түгәрәк өстәл артында Теләче №1 һәм 2 балалар бакчасы педагогларының чыгышларын тыңландылар һәм семинар темасы буенча борчыган сорауларын бирә алдылар. Бу сораулар буенча мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сәетова А.Н.  аңлатмалар кертте һәм семинарга нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International